Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтовны биергә өйрәткән

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтовны биергә өйрәткән
видеодан скриншот

Бии белми торган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовны биергә өйрәткәннәр. Остазы – табан астыннан ут чыгарып бии торган Фирдүс Тямаев.

Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең туган авылында бик зур җәйге концерт уздырган иде. Анда җырчының күп кенә сәхнәдәш дуслары да чыгыш ясады. Әлеге чараның иң кульминацион ноктасы булып Фирдүс белән Ришатның «Тала, тала» көенә биюе булган. Энергиясе ташып торган Фирдүскә ничек кушылып киткәнен Ришат үзе дә сизми кала.

«Фирдүс Тямаевның теләге чынга ашты. Мине биергә өйрәтте», – дип куйган үзенең сәхифәсенә бу видеоны Ришат.

Артистлар һәм тамашачыларның бәхетенә, бу көнне һава торышы да искиткеч булган. Ришат Фазлыйәхмәтов туган авылы халкына чын бәйрәм ясаган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чараны җырчы махсус операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты буларак оештырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100