Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Онкология болай гына килеп чыкмый. Димәк, мин...»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Онкология болай гына килеп чыкмый. Димәк, мин...»
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзендә онкология табылуы хакында хәбәр иткән иде. Җырчы берара хастаханә юлларын да күп таптады. Иң мөһиме, Фирдүс үзе рухын төшерми, әлеге авыруны Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы итеп кабул итә. Бу хакта артист «Күңел» радиосына туры эфирга килгәч сөйләгән.

Кеше чирләмичә тормый инде. Тимер дә ватыла. Эшебез иртән китеп, кич кайта торган эш түгел. Гастрольгә чыгып киткәч, йокы да юк. Гел стресста, гел нервыда... Концертта күпме проблемалар туа... Без тыштан ялтырап, елмаеп торабыз инде. Матур костюмнар киябез, чит ил машинасында йөрибез. Аннан тыш бит әле шәхси проблемалар да бар. Мин үзем – бик эмоциональ кеше.

Бу – Аллаһы Тәгаләнен сынавы. Онкология болай гына килеп чыкмый. Димәк, мин каядыр дөрес эшләмәгәнмен. Кемнедер, бәлки, үпкәләткән, рәнҗеткәнмендер. Әгәр дә берәрсен үпкәләткән булсам, барысы алдында әйтәм: «Мине гафу итегез».

Аллаһка шөкер, «доброкачественная» дигәч, күздән яшьләр акты инде.

Бер-беребезгә үпкә тотмыйча, ярдәм итешеп яшәргә кирәк. Бөтен әйбер үзеңнән тора. Гел позитив булырга кирәк, –дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100