Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Нурия апасы белән «эротик тема»га сөйләшкән: «Болай да «гулящий» диләр...»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Нурия апасы белән «эротик тема»га сөйләшкән: «Болай да «гулящий» диләр...»
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Җырчы Фирдүс Тямаевның концертларын караудан тыш, үзе белән утыру, хәтта мунча керү теләге белән янган кешеләр күп икән. Җырчыга бу турыда сер итеп кенә Нурия апа (кайсыдыр төбәктә концертларын оештыручысы булса кирәк) сөйләгән.

«Кичә «замучали». «Эх, Тямаев белән бер генә тапкыр утырсаң, бер генә тапкыр мунча юынсаң иде», – диләр. «Саунага алып барам», – дип бөтерелде әле берсе. Бөтенесе «хотят» инде», – дип сөйләп бара Фирдүскә Нурия апа бу турыда, машинада барганда.

«Нурия апа, мин бит яздырам. Әллә ниләр сөйләмә. Чынлап шулай әйтүчеләр бармы?» – ди аңа Фирдүс, көлә-көлә.

«Бар, нигә булмасын, ди. Карточкага төшәргә теләүчеләр 100 процент инде. Күбесе яныңда булырга тели», – ди әңгәмәдәше.

«Шулай мунчага да чакыралармы?» – дип төпченә җырчы.

«Мунчага кермәсме икән? Мунчаларны әзерлим, бассейннарны юам», – диләр. Аны кеше чакыртып юарга да кирәк бит әле», – дип аптырый Нурия апа.

Фирдүс: «Минем турыда болай да «гулящий» диләр бит инде...» – дигәч: «Алай дип бер дә ишеткәнем юк синең турыда», – дип, Нурия апа бу сүзләрне кире кага.

Фирдүс Нурия апа белән әңгәмәсен сторисларында «эротик тема» дип тәкъдим иткән һәм көлә-көлә күз яшьләре чыккан смайллар тезгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100