news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Мондый хәлнең булганы юк иде әле...»

news_top
Фирдүс Тямаев: «Мондый хәлнең булганы юк иде әле...»
видеодан скриншот

Фирдүс Тямаев, ике куянның койрыгын берьюлы тотып, Төркиянең Анталия шәһәрендә бер чарада чыгыш ясарга да, аннан соң гаиләсе белән берничә көн ял итәргә дә җитешкән. Аның тормышы иптәше Резеда, балалары, әнисе һәм хатынының әнисе ялга алданрак очкан булганнар. Бүген җырчының гаиләсе имин-исән Татарстанга кайтып төшкән, әмма сәяхәттән кайтышлый күңелсез хәлгә юлыкканнар – аларның бер чемоданнары югалган.

«Исән-сау кайтып җиттек. Бер чемоданыбыз юк. Әгәр дә берәрсе ялгыш алган булса, зинһар, эндәшегез әле. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Гаризаларны яздык инде, кая калдырганнардыр, белмим. Әйберләрегезне югалтмагыз», – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар