Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Минем хакта алай язмагыз»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Минем хакта алай язмагыз»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Кичә Интернет киңлекләрендә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев турында күңелсез хәбәрләр таралды. Җырчыда онкология табылган. Бүген исә ул үзенең хәле турында видео яздырган.

Сәлам, дуслар. Бүген көне буе миңа туганнар, дуслар телефоннан шалтырата, хәлләрне беләләр. Интернет дөньясында хатлар язалар. Анда минем турында бик күп хәбәр язганнар. Хастаханәдә ята, дип язганнар, инде үтереп тә, җирләп тә куйганнар. Минем белән барысы да әйбәт.

Кеше чирләмичә тормый. Онкология инде ике кешенең берсендә бар. Аның усалы һәм җиңел үтә торганы бар. Аллаһка шөкер, миндә җиңел үтә торганы булып чыкты. Бүгенге көндә дәвалану алам, барысы да әйбәт. Кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Үзегезне саклагыз, елына бер тапкыр булса да тикшеренегез! Исәнлек беренче урында тора. Әле җырлыйсы җырлар калды, күрешәсе көннәр алда. Исән-сау булыгыз, үзегезне саклагыз. Мин сезне «просто люблю». Бирешмәбез, Аллаһ теләсә! Чын күңелдән рәхмәт сезгә! – дип сөйли ул видеода.

Җырчы: «Минем хакта алай язмагыз. Минем белән барысы да әйбәт», – дип язып та куйган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 май 2025
    Исемсез
    Кеше үзе бөтен дөньяга шәрран ярмаса, кемнең кайда йөргәнен кем белә. Ир-ат дигән инде боларны да. Ул больницада йөргән дә, танышлар очрамаса ярар иде дип йөрисең
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100