news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев меңләгән халык каршында: «Безнең Татарстаннан да бай яшәүче халык юк»

news_top
Фирдүс Тямаев меңләгән халык каршында: «Безнең Татарстаннан да бай яшәүче халык юк»
ru24.net сайтыннан

12 август көнне Яр Чаллыда төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм узды. Фирдүс Тямаев үзенең чыгышында бөтен килгән тамашачыларны татар телен саклап, татар булуларына горурланып яшәргә чакырды.

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары янына барып кайтуы турында да әйтте. Егетләрдә сәламнәрен тапшырды. «Безнең Татарстаннан да бай яшәүче халык юк. Безнең халык шулхәтле бай. Үзенең культурасы белән, үзенең кешелеклелеге белән. Бездә, нинди генә авырлыклар булмасын, халык һәрвакытта да бер-берсенә ярдәмгә килә, шатлыкта да бергә. Яр Чаллы, әйдәгез, үзебезнең Татарстаныбыз булган өчен рәхәтләнеп кулларны чабыйк әле», – дип, ул меңләгән халыктан кул чабуларын сорады. Бар тамашачы, дәррәү кубып, алкышларга тотынды.

Яр Чаллы – Татарстанның йөрәге. Ул үзенең татарлары белән, үзенең милләте белән һәрвакытта да горурланып тора. Рәхмәт, Чаллы! Беркайчан да үзегезнең татар телегездән оялмагыз, курыкмагыз. «Мин – татар!» диеп, бөтен дөньяда горурланып йөрегез, чөнки безнең халык – горур халык, уңган халык, булган халык», – дип, татарлыкны саклап яшәргә чакырды Фирдүс Тямаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар