news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә концерт куя

news_top
Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә концерт куя
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев туган ягында Россия көненә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә концерт куярга җыена.

«12 июньдә Нурлат шәһәрендә 10 сәгатьтә бәйрәм була. Башта балалар өчен чаралар оештырыла. Аннары безнең егетләр солдат боткасы пешерә, бергә аны ашарбыз. Безнең концерт кичке 8дә башлана. Анда мине хуплап, Нурлатны хөрмәт итеп, яратып Марат Галимов һәм Гүзәлия килә. Бәлки, башка сюрпризлар да булыр. Бу концерт безнең Россия көненә багышлана, махсус хәрби операциядә катнашучыларны хуплап куям аны. Барыгызны да көтеп калам», – дип сөйли җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар