Фирдүс Тямаев, ялга кайткан бер хәрби аша, махсус операциядә хезмәт итүче егетләргә «күчтәнәч» тапшырган. Хәрби, 10 көнлек ялы вакытында, Фирдүснең Чакмагышта узган концертында килгән булган.
«Менә сиңа безнең җырлар белән флешка һәм 20 мең акча. Андагы егетләребезгә бәләкәй генә «күчтәнәч». Флешканы тыңлагыз, күчтәнәчләр алып, безне искә төшерегез. Сәламнәр әйтегез, без берг, дип әйтегез. Без сезнең өчен җанатабыз», – дигән ул.
Тамашачысы Фирдүс Тямаев белән аның командасын басып алкышлаган.