Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев махсус операция зонасыннан кайтып килә: «Анда күздән яшь кенә ага...»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев махсус операция зонасыннан кайтып килә: «Анда күздән яшь кенә ага...»
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев махсус операция зонасында 5 көн булып, кайтыр юлга чыккан.

«Дуслар, Аллаһка шөкер, чикне уздык. Теге якка чыккач, 1500 чакрым бардык. Һәрбер егеткә туктап, гуманитар ярдәмне кулларына тапшырдык. Алгы сызыктагы егетләр янына да бардык. Алар белән блиндажда – җир астында бергә йокладык, гармуннарда уйнадык, елаштык. Тизрәк бу хәлләр тәмамлансын иде. Гуманитар ярдәм җибәргән барчагызга рәхмәт.

Теге квадроциклны барыбер алдым бит мин, амәнәтемне үтәдем. Андагы хис-кичерешләрне аңалатып булмый, дуслар. Анда күздән яшь кенә ага», – дип фикерләре белән бүлешә ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фирдүс Тямаевның махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтергә җыенуы хакында «Интертат» язган иде.

«Нурлаттан 3 фура һәм 2 микроавтобус бара. Менә монда минем якын дусларым шәхси бүләкләр әзерләгән. Алар казылык, сыр, казлар, сосискалар китереп бирде, әле егетләр тагын алып киләчәк. Акча җибәрүче дусларым да бар. Квадроцикл алып барырбыз дигән идек, азрак акча җитеп бетмәде, икенче юлы алып барырбыз инде», – дип сөйләгән иде артист.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 май 2025
    Исемсез
    АЛЛАНЫН РЭХМЭТЕ ЯУСЫН БУ МИХЕРБАНЛЫ,МЭРХЭМЭТЛЕ ФИРДУСКЭ.НИЧЭНЧЕ МЭРТЭБЭ ШУНДЫЙ РИСК БЕЛЭН СУГЫШНЫН ЭЧЕНЭ КЕРЕП,БЕЗНЕН БАТЫР ЕГЕТЛЭРЕБЕЗНЕ СОЕНДЕРЭЛЭР.АНА ДА АКЧАНЫ КАПЧЫКЛАП КИТЕРЕП БИРМИЛЭР.ТИР ТУГЕП ЭШЛЭП ТАБА.НИ ОЧЕН БАШКА БАЙ АРТИСТЛАР ФИРДУСТЭН УРНЭК АЛМЫЙЛАР ИКЭН.
  • 21 май 2025
    Исемсез
    Әле Фирдүсне тыңлап күздән яшь ага.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100