Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Инсаф тәгәрәп төште» – Фирдүс Тямаев Мәскәү юлында авариягә очрый язган

news_top_970_100
«Инсаф тәгәрәп төште» – Фирдүс Тямаев Мәскәү юлында авариягә очрый язган
Фирдүс Тямаевның социаль челтәреннән

Фирдүс Тямаев командасындагы егетләр белән Мәскәүгә киткән. Социаль челтәрдәге сторисында ул «Өч ахмак Мәскәүгә китте», – дип, көлкеле видеолар да урнаштырган. 

Тик трассада алар белән күңелсез хәл килеп чыккан. «Бүген юлда куркыныч ситуациядә калдык. Исән-сау йөрегез юлларда», – дип язган җырчы һәм һәлакәткә китерә язган хәлнең видеосын куйган.

Үз полосаларыннан барганда, аларның машиналарын фура кыса. Рульдә ул вакытта Фирдүс Тямаев үзе булган. Ул, алга үтеп, юл кырыена чыгып туктый. Һәлакәт китереп чыгара язган фура да туктый. 

«Андый вакытта тәҗрибәле йөртүче генә аңлап җитешә ала. Брат, син молодец, ситуациядән чыгардың», – ди Фирдүснең юлдашы Булат. Арткы утыргычта гитарист Инсаф булган.
«Аллага шөкер. Инсаф тәгәрәп кенә йөрде, аңламыйча да калды. Исән-сау йөрегез юлларда. Карап йөрегез, сак йөрегез. Рульдә булганда башка нәрсәгә игътибар бирмәгез», – ди Фирдүс Тямаев.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2023
    Исемсез
    Исэн сау йорегез юлларда 🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100