Фирдүс Тямаев Ләйлә Галиевага: «Концерттан соң керерсең, яме, берәр нәрсә уйларбыз»
Фирдүс Тямаевның Башкортстанда узган концертына Ләйлә Галиева да килгән. Ул сәхнәгә бүләк тотып менгән һәм үзенең популяр «Каеннар» җырын башкарган.
Фирдүс аны кочаклап ала. «Яратыйм әле үзеңне. Ләйлә, молодец! Концертларыңны башлап җибәрдең. Тавышың матур, буй-сының бар, сиңа бик күп егетләр смслар яза. Артист яратылып яшәргә тиеш. Концерттан соң керерсең, яме, берәр нәрсә уйларбыз, малыш!» – ди ул, уены-чыны белән.