news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев кызы белән беренче фотосын күрсәтте

news_top
Фирдүс Тямаев кызы белән беренче фотосын күрсәтте
социаль челтәрләр

Фирдүс Тямаев, 2 улын алып, бәби тудыру йортына тормыш иптәше Резеданы һәм кызын күрергә барган.

«Кунакка килдек» дип язып куйган ул кызы һәм уллары белән төшкән фотосы янына.

Җырчының сөенечтән нишләргә белмәгәне күренеп тора. «Ела-ела, күрсәт әле миңа тавышыңны, кызым. Әтиең килдеме, шуңа шатланып елыйсыңмы? Елаган тавышларына кадәр матур бит аның», – дип елмайган бәхетле әти.

Бүген җырчы Фирдүс Тямаевның өченче тапкыр әти булуы турында хәбәр иткән идек. Раян һәм Кәрим исемле малайлар тәрбияләүче Тямаевлар гаиләсендә кыз бала туды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 март 2024
    Исемсез
    Бэхетле бала булсын!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар