Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев җырлавыннан «гипнозланган» тамашачысын күрсәтте

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев җырлавыннан «гипнозланган» тамашачысын күрсәтте
Видеодан скриншот

Фирдүс Тямаев бу арада төрле шәһәрләр буйлап гастрольләргә кузгалды. Концертлар башлану белән, аның сәхифәсендәге «Тямаев приколлары» сәхифәсе дә көн саен тулылана бара. Җырчы берсеннән-берсе кызыклы видеолар куя. Чираттагы концертында (кайсы шәһәрдә икәне язылмаган) Тямай «гипнозланган» тамашачысын күрсәтте.

Фирдүс җырлый башлауга, бер абзый урыннан сикереп торып, бик дәртле итеп бии башлый. Үзе артында тамашачы утыруын, шактый дәү гәүдәсе белән аларга сәхнәне каплавын да уйлап тормый. Аның кыланмышлары ошамавы күршесендә утырган хатын-кызның йөзенә үк чыккан. Шулай ук абзыйның позитивын тотып алып, аңа рәхәтләнеп кул чабучылар да бар.

Видеоны караучылар да шушы шат абзый янындагы ханымга игътибар иткәннәр. «Болар икесе ике концертта утырган кебек: берсе – Тямайда, икенчесе операда», – дип язганнар. Бу апа аның хатыны түгелме икән, бу ирне белмәгәнгә сабыша, дип фаразлаучылар да бар.

«Булдыра бу абый», «Молодец, күпләр шулай булдыра алмый. Биеп, бөтен ачуын чыгара», «Комплекслары юк, шулай яшәргә кирәк», – дип, абзыйны хуплаучылар да күп.

Фирдүс үзе видео янына: «Минем гипноз эшли», – дип язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100