news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев концертына махсус хәрби операциядән кайткан «Тямай» кушаматлы хәрби килгән

news_top
Фирдүс Тямаев концертына махсус хәрби операциядән кайткан «Тямай» кушаматлы хәрби килгән
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның концертына махсус хәрби операциядән ялга кайткан ир-ат килгән. Җырчы аның белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә таныштыра.

«Менә бу тарих! Зур рәхмәт! Дуслар бүген концертка махсус хәрби операциядән кайткан Башкортстанның Федоровка авылы егете килде. Позывное «Тямай» икән, жетонында да шулай язылган. Концертка баргач, безнең концерт ошаган. Безнең җырлар белән дәртләнеп яши. Зур рәхмәт, мине бу шатландыра. Безнең егетләргә сәлам әйт. Исән-сау булыгыз! Бергә булыйк, бердәм булыйк. Сау-сәламәт кайтып, безнең концертларга йөреп, дусларча яшик», – ди җырчы хәрбинең кулын кысып.

«Ярар, ярар», – дип кенә тора тыйнак хәрби.

Җырчының язылучылары барлык ир-атларның, егетләрнең исән-сау туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар