news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев концерттан соң аяк киемен калдырган тамашачыны эзли

news_top
Фирдүс Тямаев концерттан соң аяк киемен калдырган тамашачыны эзли
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Татар эстрадасының дәртле җырчысы Фирдүс Тямаев белән кызыклы хәлләр еш булып тора. Ул андый мизгелләрне видеога төшереп, виртуаль дуслары белән бүлешеп тора.

Бу юлы ул Уфадагы концертыннан соң урамга чыккач, хатын-кыз аяк киемен күреп алган. «Кемдер аяк киемен калдырган, килеп алыгыз әле. Минем концерттан чыгып онытып киткән ахры. Әллә яланаяк кына биегәнме», – дип, хатын-кыз аяк киемен күрсәтә җырчы.

Халык «бу ханым бии-бии туфли белән кайтып киткәндер» дип фаразлаган.

«Бу хатын-кыз аяк киемен махсус калдыргандыр. Син аны эзләп табарга тиеш», – дип тә шаяртканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар