news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев, концертта биегәндә егылып, аягын авырттырган кыз белән очрашкан

news_top
Фирдүс Тямаев, концертта биегәндә егылып, аягын авырттырган кыз белән очрашкан
Фото: © Владимир Васильев, "Татар-информ"

Фирдүс Тямаев медицина үзәгенә барган һәм аны шунда эшләүче «кайнар» кыз озата чыккан. Җырчы кыска җиңле халат белән генә урамга чыккан медицина хезмәткәре белән видео да төшәргән. Әлеге кыз җырчының фанаты бугай, Фирдүс Тямаевны нык итеп кочаклый, битеннән берничә тапкыр үбеп ала.

«Бер хәл турында сөйлим. Бу кыз Юдинода минем концертта булган. Шунда биегәндә егылып китеп, аягын авырттырган һәм операция ясатырга туры килгән. Табибларыгыз шәп, шундый матур кызлар эшли биредә», – дип сөйли җырчы.

«Саклагыз үзегезне! Концертыгызда очрашырбыз», – ди ак халатлы фәрештә һәм җырчыны кысып кочаклый, битеннән үбеп ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар