Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә «Мин көтәрмен сине» дип аталган җыр тәкъдим итте. «Бу җыр иң якын кешесен югалтканнарга багышлана», – дип язган җырчы.
Җыр Илшат Гыйниятуллин музыкасы һәм сүзләренә иҗат ителгән.
«Чит кеше дөньясын аңлаганың, йөрәккә үтеп кергән җырың өчен зур рәхмәт! Яратам, хөрмәт итәм, синең кебек зур йөрәкле җырчы бүтән юктыр ул»; «Югалтканнар аңлый, бик эчтәлекле җыр»; «Улым, елаттың җырың белән. Күпме генә көтсәң дә кайтарып булмый… Араларыбыздан киткәннәрнең урыннары оҗмахта булсын», – дигән комментарийлар язганнар.