Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Ильмира Нәгыймовага фотога купальнигын салып төшәргә киңәш иткән

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Ильмира Нәгыймовага фотога купальнигын салып төшәргә киңәш иткән
социаль челтәрләр

Ильмира Нәгыймова балалары белән чираттагы ялга очкан, дип язган идек. Җырчы бу юлы Дубайда ял итә. Алай гына түгел, диңгез буенда купальниктан төшкән фотолары белән дусларын кызыктырып, хейтерларын котыртып ята.

Кара төстәге купальник өстеннән челтәрле туника киеп төшкән фотосын куеп, Нәгыймова: «Хейтерлар, фас», – дип үзе үк язып куйган. 

Ильмираның бу образын Фирдүс Тямаев бик ошаткан. Ул аңа купальнигын салып атып, туникадан гына калырга киңәш иткән. «Хейтерлар сөйләсен өчен караларын салып бәр дә сеткадан гына кал», – дигән ул.

«Синнән чыгар инде яхшы киңәшләр», – дип елмайган аңа каршы Ильмира.

Хейтерлар өчен махсус куелган фотолар булса да, Ильмирага сокланучылар бик күп. «Талант һәм матурлык кушылган биредә. Фигураң – ут. Спорталда тәүлек буе ятып та, мондый нәтиҗәгә ирешеп булмаска мөмкин. Уңган кыз»;

«Хатын-кызның үз-үзен яратуы нәтиҗәсе бу. Му..ак мужикны түгел, үзеңне ярата, үзең һәм балаларың өчен яши башлагач, тормыш тагы да ямьләнә», – дип язганнар. 

Хейтерлар да уянган:

«Бер дә килешми инде ике бала әнисенә. Бөтен җирен шулай күрсәтеп куярга ярыймы?»;

«Ничек ирләр каратырга белмәдең инде. Синдә генә булды инде ботлар»;

«Хатын-кызга болай йөрү килешми. Минем дә 10 ел торган хатынның башы шулай «китте». Аерылыштык. Русланны аңлыйм. Чөнки мин дә шул ук юлны үттем»;

«Ай, татар кызлары чишенә башлады. Кайда әдәп?» –  дип язганнар алар. 

Андыйларга Ильмира: «Ялда тун киеп йөрмиләр инде», – дип кыска гына җавап кайтарган. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 23 май 2023
    Исемсез
    Чынлапта шәрә фотоны кую күрсәтү татар хатын кызына, сәхнә кешесенә килешле түгел. Бик ямьсез күренеш... Хөрмәт төшә... Күзаллагыз әле Әлфия апа, Хәмдүнә апаларны эээээхххх. Хөрмәткә лаек җырчыларыбыз да бар Аллаһка шокер. Шәрә хатын кызлар журналына гына төшегез инде бик күрсәтәсегез килсә!!!
  • 22 май 2023
    Исемсез
    татар попсасынын позоры , анда гына имеш ими белэн кут
  • 21 май 2023
    Исемсез
    Карап косасы килэ.Эти-энилэренэ генэ Ходай тузем бирсен инде.Бала китергэн кайгы бик авыр кайгы...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100