Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Ильмира Нәгыймова турында: «Тавышың, буй-сының бар, секси-мекси...»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Ильмира Нәгыймова турында: «Тавышың, буй-сының бар, секси-мекси...»
Фото: Видеодан скриншот

Ильмира Нәгыймова Фирдүс Тямаевның концертына килгән. Алар сәхнә артында очрашкан, Ильмира бүләген дә шунда биргән булган. Әмма Фирдүс кунагын көтмәгәндә сәхнәгә чакырган. Ильмира өчен бу – көтелмәгән хәл булган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

«Чык әле быстро!» – диде», – дип яза Ильмира.

«Дөресен генә әйткәндә, мин бер артист белән дә дус түгел. Чынлап әйтәм. Тик Ильмира белән безнең ниндидер бер аерым аралашу. Без әллә нигә бер очрашабыз, җылы мөнәсәбәттә. Бүген ул «киләм» дигәч, мин шатландым. Миңа «приятно».

Ильмира, мин сиңа календарь биреп тормыйм. Миңа берәр артист календарь бирсә, мин үзем дә яратмыйм. Әйтмим инде кем икәнен, бер җырчының концертына килдем, чәчәк бирдем, ул миңа – календарь. Минем үземдә дә күп. Мин аның рәсемен суыткычка ябыштырып куймыйм бит инде. Дурак түгел лә. Мин сиңа носки бүләк итәм, син гастрольдә йөргәндә уңыш китерсен.

Син бик молодец! Сине яртысы сүгә, яртысы мактый. Бирешмә, яме! Хатын-кызга концерт оештыру бик авыр. Сәхнәгә чыгып концерт кую күп финанслар һәм нервы таләп итә. Бүгенге көндә синең тавышың, буй-сынның бар, секси-мекси – бөтен әйберең бар. Усаллыгың бар! Просто яратам!» – дип үсендерә Тямаев Нәгыймованы.

Комментарийлар (10)
Калган символлар:
  • 7 март 2025
    Исемсез
    очсызлы реклама
  • 6 март 2025
    Исемсез
    Фирдуснен эгэр башы булса,болай эшлэмэс иде.Эзерэк Руслан урынына узенне куеп кара.Ильмирага шул гына кирэк,Как не винный овечка кебек,авыз ерып басып тора.Оятсыз хатын!
  • 5 март 2025
    Исемсез
    Ике тиле,авызларына ни туры килэ шуны сойлэп йоручедэр.Коры куык Ильмира.
  • 5 март 2025
    Исемсез
    БИК ХЭЙЛЭКЭР БУ НАГЫЙМОВА.РУСЛАННЫ ОЧРАТМАММЫ ДИП КИЛГЭНДЕР.ИКЕСЕ ДЭ ОЧСЫЗ ЗЭВЫКСЫЗ ЖЫРЧЫЛАР.ДОРЕС ЯЗГАННАР,БЕР БИТ КИТАП УКЫМАГАН,АКЧАГА ТАБЫНГАН КЕШЕЛЭР ИКЕСЕ ДЭ
  • 26 февраль 2025
    Исемсез
    Фирдус дорес эйткэн, молодец Ильмира.
  • 26 февраль 2025
    Исемсез
    Аморальный кешеләр
  • 26 февраль 2025
    Исемсез
    позор инде
  • 26 февраль 2025
    Исемсез
    Болар комплекслы деградациягә бирелгән, гөмерләрендә китап та укымаган җан ияләре. Кем дер йорий бит эле , кыйммәтле билет сатып алып боларның буш һәм мәгнәсез шоуларына.
  • 26 февраль 2025
    Исемсез
    Менә шундый замана җитте, якшы эстрада җырчылары урынына ин түбән сыйфатлы маргиналлар сәхнәне басты, акырып-бакырып, пәри кебек сикереп йорүчеләр, сексуаль кулмәкләрен, селикон иреннәр-күкрәкләрен күрсәтучеләр. Алар очен Татар халкы да , Татар иле , Иман белән дин дә мөһим тугел. Алар бер әйбер генә яраталар, акча җыерга, капчыклап.
  • 26 февраль 2025
    Исемсез
    Нык дөрес әйткән)
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100