Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Гөлназ Шәрипҗановага: «Синең яшел трусигыңны карап...»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Гөлназ Шәрипҗановага: «Синең яшел трусигыңны карап...»
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Шәрипҗанова белән Фирдүс Тямаев Гөлназның социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыклы гына әңгәмә корган. Сүз «югары әйберләр», ягъни җыр һәм… трусик турында бара.

Гөлназ – Илсур Шәрипҗановлар Гөлнара Сабирова һәм Илназар иҗат иткән «Зәңгәр күктә» җырын яздырган. Җырның промоклибын елга уртасыннан агып барган салда төшергәннәр. Гөлназ яшел купальнигына туры килгән кыска яшел күлмәк кигән. Тик ул аның аскы өлешен бөтенләй капламый.

Фирдүс җырның сүзләренә дә, Гөлназ янәшәсендәге Илсурга да игътибар итмәгән. Аның каравы: «Трусиктан төшмиләр инде, оятың юк икән синең. Бетте сиңа бу сүзләр белән монда», – дип язып куйган, тәнкыйтьләүчеләр күп булачагын искәртеп.

«Синнән башка язучы булмас, ахыры. Җыр ничек соң?» – дип сораган аннан Гөлназ.

«Бәтәч, мин җырны онытканмын, синең яшел трусигыңны карап», – дигән Тямай.

«Син Төркиядә инде бер атна шундый трусиклар карыйсың бугай», – дигән Гөлназ.

«Мондый яшелне күргән юк иде әле», – дип язган Фирдүс.

Фирдүскә кушылып, Гөлназ Шәрипҗановага: «Әдәп саклап, шортик булса да кигән булсагыз, ичмасам», «Күрсәтәсе килә бит инде», – дип язучылар да булган.

Ә инде җырга килгәндә, ошатканнар болай. Пост янында: «Менә тагын бер хит», «Текә» булган бит бу», «Плейлистка өстәдем», – дигән фикерләр бар.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 24 июнь 2024
    Исемсез
    Ильсур ускэнем авылдашын яза бу хатле дэрэжэгэ тошмилэр бит танылам дип.Танылунын икенче торле юлын уйлап кара эле,син бит жулэр тугел!!!
  • 23 июнь 2024
    Исемсез
    Татар хатын- кызы шулай йорми инде, трусиктан сикерэ-сикерэ жырлап. Культура юк, мон юк. Такмак эйтеп сикерергэ генэ калды. Кем чыгарга сон бу жырчыларны? Эле ирле - хатынлы сикерэ башладылар. Кая бара татар халкым?
  • 18 июль 2023
    Исемсез
    Ужас просто киенмичэ булмый микэн. Яратмый башладым. Артист кеше узене статус тешереп ботерэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100