Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең искиткеч дәртле, шаян тамашачысын күрсәтте. 60 яшьлек Илгиз абый җырчының концертында шул дәрәҗәдә рәхәтләнеп ял итә ки, түзеп тора алмыйча, сәхнәгә үк менеп бии. Әле алай гынамы, ялт итеп шпагатка да утыра.
«Менә шулай яшәргә кирәк», – дип язган Фирдүс, социаль челтәрләргә тугры тамашачысының видеосын куеп.
Бу видео аның сәхифәсен карап баручыларның дә кәефен күтәргән.
«Булдыра бу абый. Менә тамашаларга нинди кәеф белән йөрергә кирәк»;
«Бу кешенең харизмасы ташып тора»;
«Абый кыздырды»;
«Әйдә, бераз тиле булыйк»;
«Тямаев концертларында башкача булмый да» – дип язалар алар.