Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев чит илгә киткән: «Бер кыз алып кереп китте, яшь кыз, яттым... Карасам...»

news_top_970_100

Фирдүс Тямаев шушы көннәрдә тормыш иптәше Резеда Әхмәтвәлиева белән Төркиядә ял итә. Җырчы сүзләренчә, алар «әзрәк энергия алыштырырга» 3 көнгә килгән. Ял вакытында Тямаев отельдәге хамамга кереп, шаккатып чыккан. «Гомеремдә бер кердем, хамам, полный ни алдым инде үземчә: массаж инде, туда-сюда инде… Юындырды, массаж ясады, мәш китерде, малай. Без бит мондый әйберләр күрмәгән, җәмәгать. 10 доллар өстәп биргән идем, рәхмәт әйтеп, алып кереп, тагын массаж ясады. Ике чиләк өстемә лишний су сипте, мәш китерде», – дип уртаклаша Фирдүс.

Төркиядәге «сервис» турында сөйләгәндә, җырчы үзенең өметләре бик үк акланып бетмәвен дә әйтә. Тямаев массажны яшь кыз ясаячагына өметләнгән булган икән.

«Бер кыз алып кереп китте, яшь кыз, яттым. Минәйтәм, Аллага шөкер, диеп инде, шатланып. Артым белән яттым да, массаж ясарга тотынды. Бәтәч, борылып карасам, бу мужик ясап ята икән», – дип сөйли Фирдүс Тямаев, массажчы ир-атны күрсәтеп.

Соңрак, Тямаев СПА-үзәк хезмәткәрләреннән, бөтен белгән инглизчә-русча-татарчасын кушып, чәй сорый. Тырыша торгач, «кәһвә, шикәр» сүзләреннән аны төрек егетләре аңлап ала. Бераз гына шикәр салып, чәй ясап бирергә өметләндерәләр.

«Инде шул кадәр акча түләгәч, бер генә чынаяк чәй эчер инде. И-и-и, туганкайларым, и-и-и… Мин кая барсам, шунда приключение инде. Кортлы бит ми-и-и-н», –  дип көйли артист Төркия маҗараларын. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100