Фирдүс Тямаев чит ил машинасыннан өч тәгәрмәчле мотоциклга күчеп утырган – видео
![Фирдүс Тямаев чит ил машинасыннан өч тәгәрмәчле мотоциклга күчеп утырган – видео](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/4/12/81060b64e09c1f4b89386b7e40cb9ae2.jpg)
Фирдүс Тямаев чит ил машинасыннан 3 тәгәрмәчле мотоцикл-трайкка күчеп утырган. Мотоцикл алу җырчының образын да тулысынча үзгәрткән – курткасы байкерлар стилендә, шлемын да онытмаган. Шушы образында, «Татарлар» җырын кычкырып җырлатып, Тямаев Татар конгрессына әңгәмәгә килгән.
«Дуслар, карагыз әле Фирдүсне! Әстәгъфирулла, нинди мотоцикл белән», – дип, конгрессның мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи видеоны социаль челтәрләрдә күрсәтә.
«Килешеп тора бит үзенә», «Фирдүскә ничек тә килешә! Гади, туры!», «Исән-сау йөрергә язсын, ут булган бу», – дип шәрехләгәннәр Тямаевың образын видеоны караучылар.