Фирдүс Тямаев социаль челтәрләрдә хастаханәдән видео урнаштырып, язылучыларын аптырашта калдырган. Җырчыга капельница куйганнар, тормыш иптәше Резидә исә иренең хәлен белергә килгән. Тик Фирдүс үзе белән нәрсә булганын, нәрсәдән дәвалануын әйтеп тормаган. «Резедам килде хәлемне белергә. Чирләп киттем әле... Башымда ике чәчем коелган. Шуны ишеткәч, хастаханәгә килдем»,- дип кенә шаярткан ул.
Артистның да, хатынының да кәефләре шәп күренә. Алдагы постларында Фирдүснең инде урамда ял итеп йөргәнен күзәтергә мөмкин. Артык җитди, борчылырлык сәбәп юктыр дип өметләнеп калабыз.