Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Бу кыз төнлә бергә йоклап ятканда кычкырып җибәрсә, җоның коелыр»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Бу кыз төнлә бергә йоклап ятканда кычкырып җибәрсә, җоның коелыр»

Фирдүс Тямаевның социаль челтәрләрдәге видеоларыннан күренгәнчә, аның концертлары шулкадәр эмоцияләргә бай, хәтта халык алкышлаулары да анда бик үзенчәлекле уза.

Ульяновск шәһәрендә узган концертында да гадәттән тыш хәл булган: тулы зал кул чапкан вакытта чиный башлаган кыз, кеше алкышлап туктагач та, тынычлана алмый. Фирдүс Тямаев җырларыннан тәэсирләнгән туташны үзе дә бик тиз күреп алды.

«Әстәгъфирулла. Берсенеке заелмы соң? Каян чыкты бу? Моннанмы – моннанмы дигәндәй?» – дип, Фирдүс «үзенчәлекле тавыш» иясен шунда ук эзләп тапты, сәхнәгә үк чакырып менгезде.

Мул гына гәүдәле туташның гашыйк итәрлек чалымнарын Тямаев шунда ук абайлап алды. «Вот Аллаһы Тәгалә биргәәәән», – дип бәяләде кызны җырчы. Яшь кызларның килешенә кияү егетләредәй әзерләнгән Тямай, кулына плакатын тотып: «Бу кыз белән төнлә йоклап ятканда кычкырып җибәрсә, дурак... бөтен җоның коела бит», – дип шаяртты.

Сәхнәгә менеп, Тямай көйләренә тыпырдап, микрофон тоткан Фирдүснең микрофонын алып та кычкырып күрсәтте туташ. Зал тулы халык та, Фирдүс Тямаев та болай ук булыр дип көтмәгән иде шикелле.

«Бу миңамы?» – дип, плакатка үрелде озын чәчле, тулы күкрәкле, чытлык кыз. «Сиңа, сиңа. Күз генә тимәсен», – дип 3 тапкыр төкерде Тямай ачык декольтега. 

Сәхнәдә исемен дә әйтергә оныткан кызны Фирдүс Тямаев күз сирпеп озатып калды. Микрофонын исемсез туташ тагын сораса да, «син бит кычкырасың» дип, икенче кабат аңа микрофонын бирмәде, артыннан карашы ияреп калды.

«Так, все, нәрсә эшли идек әле без», – дип, концертына әйләнеп кайтты Фирдүс. Видеоның ахырында бу хәлләрне камерага төшереп торучыга «моны төшермә инде» дисә дә, Фирдүс Тямаев әлеге кызыклы хәлне социаль челтәрдә урнаштырган. 

Видеоның астына: «Кем бу видеоны карый, точно кәефе күтәрелә. Кайсыгыз сагынды безнең концертларны?» – дип язып куйган ул.

Видео чыннан да күпләрнең кәефен күтәргән. «Фирдүс, мин киләм. Бу стресстан ничек тә булса чыгарга кирәк, болай яшәп булмый. Чирли башладым күк инде. Сиңа килеп, кәефемне күтәрәсем килә», «Үлеш монда», «Кыз молодец. Фирдүс тә югалып калмады», «Сагындыыык», «Ай-яй каты чәрелди, прәм очкыннар чәчри», – кебек язулар калдырганнар Фирдүс Тямаевның тыңлаучылары.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 февраль 2023
    Исемсез
    молодец
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100