Элегрәк Фирдүс Тямаев төркемендә биегән Илгиз Әхмәтов киләсе концертлар сезонында Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләячәк. Бу хакта Илсөя Бәдретдинова үзе хәбәр итте. Биюче егетне Бәдретдинова «бомба» дип атый.
Илсөя Бәдретдиновага тамашачыларының берсе социаль челтәрдә: «Киләсе сезонга «ИБ банда» шул ук составта каламы?» – дип сораша.
«Состав киләсе елга зурая! Бер «бомба» белән таныша торыгыз», – дип җавап биргән җырчы. Ул шулай ук киләсе елгы сезонның исеме дә бик үзенчәлекле булачагын әйтте. «20 ел инде се...» программасын япкан Бәдретдинова, аның сүзләренчә, киләсе сезонга #едриткудрит дигән программа әзерләячәк.
«Интертат»ка билгеле булганча, Илгизнең игезәк туганы Илнур да бар. Алар Фирдүс Тямаев төркемендә икесе бергә эшләгән иде. Әлеге егетләрнең «ИБ» төркеменә аерым яки бергә килергә җыенулары турында әлегә төгәл мәгълүмат юк.