Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Берәрсен рәнҗетсәм, һәрвакыт...»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Берәрсен рәнҗетсәм, һәрвакыт...»

Җырчы Фирдүс Тямаев «Туган тел» телканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында үзенең үкенгән адымнары булуы һәм хаталарын ничек итеп төзәтүе турында сөйләде.

«Үкенгән адымнар була, чөнки эшләгән кеше һәрвакытта да ялгыша. Иң мөһиме – вакытында туктый белергә кирәк.

Берәрсен үпкәләтсәм, рәнҗетсәм, һәрвакыт килеп гафу үтенәм. Миңа ул авыр түгел. Миңа мәрхүм әтием гел: «Улым, гафу үтенергә оялма. Чын ир-ат сүгәргә дә, килеп, гафу үтенә белергә дә тиеш», – дип әйтә торган иде.

Үземә карата тәнкыйтьне дә яхшы кабул итәм. Дөрес, характерымның кайсы ягына эләгүенә карап. Матур гына килеп, Фирдүс шундыйрак теләгем бар, дип әйтсәләр, кабул итәм. Элегрәк тәнкыйтьне тыңлый идем. Хәзер нәрсәнең дөрес икәнен үзем дә аңлый башладым инде. Аннан, әгәр минем концертта тәнкыйть булмаса, ул Тямаев концерты булмый бит. Минем концерт аска төшеп киткән була», – дип сөйли җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100