Җырчы Фирдүс Тямаев уллары укыган мәктәпкә Белем бәйрәменә килгән. Әлбәттә инде, укытучылар һәм укучыларга үзенең хит җыры – «Сандугач»ны бүләк итми кала алмаган. Әлеге видеоны социаль челтәрләргә блогер Инзилә Гыйләҗева урнаштырды.
Фирдүс Тямаев җырлый башлауга ук, аның янәшәсенә кечкенә улы Кәрим дә чыккан. Видеода күренгәнчә, сабый беркемнән дә оялып тормый. Ул, әтисен дә уздырырга тырышкандай, «Сандугач»ның бер куплетын җырлап җибәрә, ду китереп биеп тә ала. Залдагы балалар һәм укытучылар кечкенә Тямайның чыгышын кайнар алкышларга күмә.
Фирдүс Тямаев исә: «Балалар «5»легә укыгыз. Минем кебек «3»легә укысагыз да була. Иң мөһиме – кеше булып калыгыз», - дип, матур теләкләрен дә җиткерергә онытмый.