Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев балачагында үзәгенә үткән әйберләр турында әйтте

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев балачагында үзәгенә үткән әйберләр турында әйтте
Фото: "Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев әнисе белән ихлас сөйләшеп утырганын яшереп кенә видеога төшергән. Аның әнисе күпләп терлек, кош-корт асравы белән халыкны таң калдыра. «Фирзәр энекәшне «сатты» әни», – дип язган җырчы.

– Быел казлар аласыңмы соң?

– Каз алырга… Фирзәр дәшми, син дәшмисең.

– Күпме кирәк соң? Әйт. Фирзәргә әйттем бит мин.

– Фирзәргә кирәкми ул, аңа каз да, бройлер да кирәкми. Аңа сыер кирәк.

– Ничә каз алырга соң? Әйт син!

– Сиңа күпме кирәк үзеңә?

– Миңа 100 җитә.

– Сиңа 100 булса, миңа 50 җитә.

– Кирәксә, 200-300 баш алып бирә алам.

– 150 җитә.

– Аннары бройлер алырбыз.

– Ничәү кирәк соң сезгә? Резедә тавык ите ашый бит.

– Минем исем китми шул, каз ите яратам.

– Әйдә сезгә алыйк та, үстереп бирәм.

– Фермада ничә сыер бар?

– Үгезләр, бозаулар белән бергә 30 баш булды ахры.

– Сүз юк инде сиңа.

– Ник?

– Исәнлегең бетә бит.

– Мин бит аларны күтәреп йөрмим, үзләре үсә. Мин карыйм гына бит.

– Ярый әле монда торам. Сез миңа «детская травма» ясадыгыз инде. Терлек чөгендере, бәрәңге – «терпеть не могу».

– Балачакта мин дә шулай эшләп үстем, улым.

– Белмим. Миңа кирәк түгел. Нәрсә кирәк – алып бирә алам.

– Мин бөтен эшне яратам. Кемдер терлек асрый, кемдер җырлый.

Җырчының әнисе гел терлек, кош-корт асрау теләге белән халыкны шаккатырган. Җырчы кебек үк «детская травма» алучылар да хәбәр салган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100