Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев бәби каршылый

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев бәби каршылый
Видеодан скриншот

Бүген Фирдүс Тямаев гаиләсе бәби каршылый. Аның балдызы, ягъни тормыш иптәше Резидәнең сеңлесе кыз бәби тапкан. Нәни Әминәне өйгә алып кайтырга дип, туганнар бергә җыелышкан.

«Матурым белән роддомга килдек әле. Үзең кайчан керәсең монда? Сине кайчан шулай матурлап каршы алабыз?» – дип оялткан Фирдүс Резидәсен сторисларында.

«Мин 2 тапкыр кереп чыктым инде, җитәр әлегә», – дигән хатыны.

«Бүген балдызны каршылыйбыз, бәби белән икесен алып чыгачакбыз. Мин булган җирдә приколсыз гына булмый инде. Әле менә сакчылар яныннан: «Мин баламны алып чыгарга керәм» дип, машина белән уздык. Аның каравы кияүне кертмиләр икән хәзер, җәяү кереп килә», – дип көлгән җырчы.

Бераздан Фирдүснең кадрларында яшь әти үзе дә күренгән. «Кертмиләр генә бит, «анда бәби каршыларга үттеләр инде», – диләр. «Соң мин бит баланың атасы», – дим. Шикләндерде инде», – дип, инде вакыйгаларны сөйләвен баҗасы дәвам иткән.

«Вәйт, малай, кеше сугыштырырсың», – дип көлешкән баҗалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100