Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Азат Фазлыевны дөрес җырларга өйрәтә башлаган

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Азат Фазлыевны дөрес җырларга өйрәтә башлаган
Видеодан скриншот

Татар эстрадасы тамашачысын сәхнәдән биетүче Фирдүс Тямаев үзенең бай тәҗрибәсе белән бүлешә башлаган. Ул үзенә «укучы» итеп Азат Фазлыевны сайлаган. Сәхнәгә тормыш иптәше Алсу белән күтәрелгән Азат соңгы арада үзенең сольный карьерасын төзергә хыяллануы турында әйтә башлаган иде. Ләкин бу җырларын да җырчы пар бергә һәм остаз күзәтчелеге астында яздырырга булган.

Видеодан күренгәнчә, Фирдүс Тямаев, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятендә алган музыкаль белеме һәм үз тәҗрибәсенә таянып, остазлык эшен бик тә актив башкара. Азат Фазлыевның һәр авазын игътибар белән тыңлый, йодрыкларын йомарлап, Азатның авызын кирәк вакытта яба. «Менә монысы классно», – дип тә мактап җибәрә ул укучысын.

Бу күренешне видеога Алсу Фазлыева төшереп торган. «Яңа җыр яздырдык, тиздән ишетерсез, дуслар», – дип игълан итте ул яңа иҗат җимешен. Бу җырларына аранжировканы Марат Мухин эшләгән.

«Мескен Тямай. Беркатлы инде бигрәк», – дип жәлләгән аны журналист Гөлгенә Шиһапова, видеоны күргәч. «Дөрес җырлагыз», – дип, җырчыларның «салпы ягына салам да кыстырган» Мухин.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 сентябрь 2023
    Исемсез
    Татар сэхнэсе сонгы егерме елда шундый деградациягэ тошеп бетте, эдэм гыйбрэте. .Кем генэ барлыкка килмэде, нинди генэ проходимецлар юк татар сэхнэсендэ, Маргиналь авыр хулиганнары, иреннэрен кукерэклэрен химия белэн тутырган жилбэзэклэр, картаеп беткэн бухалтерлар, хэтта базар сатучылары да бар. Прфессионаллар гына юк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100