Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев әтисе вафат булачагын сизенүе хакында: «Улым, мин бит тиздән китәм, диде»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев әтисе вафат булачагын сизенүе хакында: «Улым, мин бит тиздән китәм, диде»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Фирдүс Тямаев ТМВТ каналына биргән әңгәмәсендә әтисенең арабыздан киткән вакытларын искә алган. Әтисез калган чакта популяр җырчыга 18 яшь булган. Әңгәмәдән өзекне «Татарлар дөньясы» «Телеграм» каналы куйган.

«Бер кызның вафат булган әтисенә багышлап жыр язган идем. 6нчы октябрьдә кайттым. Әти төнлә генә кайтты, без иртәнгегә кадәр гармунда уйнап, җырлап утырдык, һәм мин ул җырны әтигә күрсәттем. «Бер кызның әтисенә багышлап җыр яздым», – дим. Ул җырны әти иртәнге 6га кадәр җырлатып утырды. Үзе елый, үзе тыңлый, мин аптырадым, нигә әти һаман шул җырны тыңлата икән?! «Улым, мин бит китәм тиздән», – ди. «Мин бит китәм» дигәнне аңламыйм әле. 7се әти мине озатты, әтинең мине озатканы беркайчан да юк иде. Түбән Норлат авылыннан Нурлат автовокзалына. Һәм әти матур туннарын киде. Ничектер менә, танымадым мин әтине. Шулай күңелдә матур булып каласы килгәндер.

Озатты да икенче көнгә әтиебез вафат булды.

Менә шул 18 яшькә кадәр әти миңа бик күп киңәшләр биреп калдырды. Мин бүген дә әтинең киңәшләре, девизлары белән яшим! Әтидән калган киңәшләрне, девизларны үземнең ике улыма өйрәтәм»,– ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100