Фирдүс Тямаев чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Яңа җыр «Ашкынасың, күңел, нигә» дип атала. Авторлар турында хәбәр ителми.
Ашкынасың, күңел, нигә?
Ашыгырлык түгел бер дә.
Уйларымда да алда мин,
Ниләр телисең – аңламыйм...
«Бу җыр гына түгел. Бу – югары бәягә ия әсәр»;
«Тирән мәгънәле җыр. Кайвакыт бәхетне дә тиешенчә бәяләмибез»;
«Әйтеп бетерерлек түгел, күңел кылларын тибрәтә»;
«Елаттың...»;
«Чираттагы хит», – дип комментарийлар калдырган җырчының тамашачысы.