news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев аптырашта: «Нишләргә, җәмәгать, киңәш кирәк...»

news_top
Фирдүс Тямаев аптырашта: «Нишләргә, җәмәгать, киңәш кирәк...»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Фирдүс Тямаев, аптырашта калып, язылучыларыннан киңәш сорарга мәҗбүр булган. Күршесе гел улый торган эт асрый икән. Артистның тәмам сабырлыгы беткән.

Дуслар, хәерле төн. Бер сорау бирим әле. Тагын кайсыларыгызның күршеләренең эте шулай улый? Йоклау мөмкин түгел. Күрше белән дошманлашырга да ярамый. Тик чыдарлык түгел, күрегез әле, төне буе шулай улап чыга бит ул. Без эт күрмәгән кеше түгел, авылда барыбызның да эте бар. Нишләргә, җәмәгать, мондый ситуациядә, киңәш кирәк… – дип сораган ул.

«Беруши ал, булыша», – дигән аңа сәхнәдәш дусты Гүзәл Уразова.

«Концерт аппаратураң белән музыка куй. Күршеләрең сыйфатлы музыка тыңласын», – дигән Илназ Гарипов.

«Таныш хәл. Безнең күршеләр үзләре дә, без дә туйгач, каядыр куйдылар», – дигән Илзидә Госман.

«Сез дә бер эт алып куегыз. Ялгыз гына өрмәсен. Бәлки, күршегез аңлый башлар»;

«Бу эт уламый, ләңгелдәп өрә. Колагыгызга мамык тутырып куегыз. Этнең авызын бәйләп куя алмыйлар бит инде»;

«Тәрәзәләреңне алыштырырга кирәк»;

«Концертта акырган кебек акырсагыз, бәлки, куркыр»;

«Петарда шартлат, оясыннан да чыкмас»;

«Ачтыр ул, тикторганнан эт өрми бит инде»;

«Җайлап кына күршеләрегезгә әйтегез. Безнең дә шундый ситуация булган иде. Без көткән идек моны диделәр. Этне үзләреннән озаттылар. Иң алама нәрсә төнлә йоклый алмау бит», – дип тә язалар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 13 февраль 2026
    Исемсез
    Хуҗалар эт тавышына үзләре дә йоклый алмас иде. Димәк, эт анда бер үзе төн куна, хуҗалар килеп-китеп кенә йөри булса кирәк. Иң яхшысы - коттедж сатып алырга. Башка артистлар шулай итә бит.
  • 13 февраль 2026
    Исемсез
    Әйе булды андый хәл, тавышы каты иде ниндидер зкр авызлы токымлы эт иде, бөтен нерваны бетерде спальный тәрәзәсе турына бәйләгән ничә әйттем кучереп бәйлә әле диеп, юк кеше вөҗдансыз шул хәзер хайван гаепле тугел, этнең өрмәсә башы авырта. Аллаһтан сора Фирдус хәерлесен кыл диеп, догалар, җырлар, радио кабызып куй ишетелми шулай
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар