Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев әнисенең хуҗалыгын күрсәтте

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев әнисенең хуҗалыгын күрсәтте
видеодан скриншот

Җырчы Фирдүс Тямаев әнисенә кунакка кайткач, аның хуҗалыгына экскурсия оештырган. Уңганнан бар да була, дигәндәй, нәрсә генә асрамый да, нәрсә генә үстерми икән Галия апа.

Абзары тулы эре мал, гаңгылдашып, бер көтү казы йөри. Галия апаның кабагы да хәтәр уңган быел. Тау чаклы итеп өеп куйган кабакларны Фирдүс кирәк кешеләргә бушка да тәкъдим иткән. Әнисенең кышка дип ябып куйган банкаларын күрсәтергә подвалга да төшеп менгән.

Ахырдан әнисе «кунак егетен» ихлас ана мәхәббәте белән кысып-кысып кочаклый. «Минем баламны яратыгыз. Минем терәгем ул», – ди Галия апа һәм: «Исән-сау булыгыз. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен», – дип, улының тамашачысына да матур-матур теләкләрен юллый.

Халык, һәрвакыттагыча, эшкә булган, батыр Галия апа белән видеоны соклану аша караган.

«Нинди матур видео. Берничә тапкыр карадым. Әти-әниләребез исән-имин булганда, без әле балалар шул»;

«Күздән яшьләр килде. Алар өчен без һаман бала шул. Исән чакта кадерләрен белик»;

«Шундый уңган-булган әнидән, әлбәттә инде, шундый акыллы бала туган. Талант үстергәнсез, сезгә рәхмәт»;

«Исән-сау булыгыз. Мондый «мафия» кырыегызда булганда, әй рәхәт соң яшәүләре дөньяда»;

«Син бик шатсың әниең кырыенда. Күзләрең яна. Бәхетле булыгыз. Озын гомерле, әниле булып яшәгез», – дип язып калдырганнар.

«Галия апа, улыгызны хөрмәт итәбез! Артист булганы өчен түгел, кеше булганы өчен», – дип, Галия апага да җавап комментарие язып калдырган берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100