news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев, әнисенә багышлап, каз тәне чыгарлык җыр яздырган

news_top
Фирдүс Тямаев, әнисенә багышлап, каз тәне чыгарлык җыр яздырган
Фото: Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаевның өр-яңа җыры чыкты. Ул «Әнкәемнең оекбашы» дип атала.

Җырның сүзләре Гөлчәчәк Садретдинованыкы, көен җырчы үзе язган.

Күз нурына манып әнкәй, ямаулар салып,

Оекбашка җылы өргән, ялгызы калып.

Җан сыкравы аша мине үстергән сөеп,

«Бәхетләрең булса иде, сабыем», – диеп.

Хурланмагыз, оялмагыз яман сүзеннән,

Кеше булган балалар без тормыш эзеннән.

Йөрәк яраларын бары булмый шул ямап,

Әнкәйләрнең бөеклеген яшикче аңлап...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар