Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев ачынып сөйли: «Байлар – байлар белән, хәерчеләр – хәерчеләр белән»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев ачынып сөйли: «Байлар – байлар белән, хәерчеләр – хәерчеләр белән»
Фото: © «Татар-информ» архивы

Мессенджерларда Фирдүс Тямаевның концертында җан ачысы белән сөйләгән чыгышы таралды. Сүз бар нәрсәне вакыт юклыкка сылтау турында бара.

«Биш кешенең дүртесендә чит ил машинасы бар. Хәтта сүзләр модага керде, сүзләр! Соңгы 20 елда бер сүз модага керде – «вакыт юк» дигән.

– Туганым, ник кунакка килмисең?

– Вакыт юк!

– Ник әти-әнинең хәлен белмисең?

– Вакыт юк!

– Ник якын дустыңа шалтыратмыйсың?

– Вакыт юк!

– Ник син бала белән уйнамыйсың?

– Вакыт юк!

Әле ярый кеше туа, әле ярый кеше үлә! Бәлки, шунда җыелышырбыз. Калганнары бөтенесе дә интернет аша, «просто» вакыт юк. Бәлки, мин генә аңлап бетермимдер. Заманасы шулдыр. Тик бу замана миңа ошамый, дуслар. Әйе, матур яшибез, матур киенәбез, бөтен нәрсә мода буенча. Тик менә монда буш (күкрәгенә кагып күрсәтә).

Безнең әти-әнигә карата хөрмәт юк, алар безне көйли, алар безнең тормышны карый. Без аларның көен көйләмибез. «Туганлык» дигән җеп өзелде. Әйдәгез, элеккеге Сабантуйларны искә төшерик әле. Туганнар кайта иде, учак ягып, бәрәңге пешереп, гармун тартып, кич утырып, җырлап-биеп, өйгә кайтып идәнгә тезелешеп ятып, иртән мунча ягып: нинди матур вакытлар бар иде. Хәзерге Сабантуйларны карагыз инде… Безне чакыралар да, без кычкырабыз, сикерәбез дә – шуның белән шул. Хәзер бөтен бәйрәм «на показуху». Хәзер беркем уенга чыкмый, ат чабышына бармый. Хәзер бетте андый нәрсә. Хәтта безнең уеннарда да «показуха» китте хәзер. Карарлык…, менә косасы килә, карап. Чын дустыңны әйтәсе дә юк. Байлар – байлар белән, хәерчеләр – хәерчеләр белән, алар күптән бүленде.

Бер әйберне аңламыйм, мин чыннан да аңгырадыр, име? Соңгы 10 елда, бәлки күбрәктер, балаларны психологка йөртә башладык. Безнең балалар белән психолог шөгыльләнә! Чит кеше. Ник без үскәндә безнең белән бернинди психолог эшләмәде? Әти чыбыркы белән китереп сыдыра да иде, кочаклый да, үбә дә иде. Без балаларга игътибар бирмибез, безнең вакыт юк, без балаларга телефон тоттырдык. Безнең балаларны «нянькалар»лар – ят кешеләр карый. Безнең балаларны әбиләр карамый, әниләре карамый – «вакыт юк»», – дип ачынып сөйли җырчы.

Видеога төшереп торучы ханым «әйе, дөрес» дип аның белән килешүен белдереп бара.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 19 февраль 2024
    Исемсез
    Эни безне балачакта ачуланган иде бит эле, матур кулмэк , эллэ Бер баллы нэрсэ алмады дип ачу саклап ятмадык. Фирдус синее эниен белэн ясаган видеоларны яраткм. Карыйм. Кубрэк ясарга тырыш балам. Янадан БИК сон була. Мина 61 яшь.
  • 19 февраль 2024
    Исемсез
    Чын дэрес сузлэр. Безне суктылар да яратканнардын инде. Убешеп утырмадык. Эмма энине карадык. Авыр Суз эйтмэдек. Аллага шэкер.
  • 19 февраль 2024
    Исемсез
    Бигрек дорес сойли елый елый тынладым
  • 18 февраль 2024
    Исемсез
    Дерес100процент
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100