Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «2022 елдагы хәлләр мәңге йөрәктә калыр...»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «2022 елдагы хәлләр мәңге йөрәктә калыр...»
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев социаль челтәрләрдәге дусларын Яңа ел белән котлаган. Җырчы 2022 елның бик авыр булуын искә ала. Үзе дә шул казанда кайнап диярлек йөреп, солдатларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашучы Фирдүс Тямаев Яңа елны туган йортларыннан еракта, кайнар нокталарда каршылаучы егетләрнең тизрәк якыннары янына әйләнеп кайтуларын тели.

«Яңа ел белән сезне. Күңелләр бик моңсу, бер бәйрәм хисе юк. Тизрәк безнең егетләр исән-имин әйләнеп кайтсыннар. 2022 елдагы хәлләр мәңге йөрәктә калыр…Күпме әниләрнең күз яше түгелде, күпме хатыннар тол, балалар ятим калды. Күпме үлем…

Күпме минем егетләрем дә әле анда. Я Раббым, 2023 елда барысы да әйбәт булса иде», – дигән ул.

«Бик дөрес сүзләр, энем. Яңа елны елап каршы алдык, чөнки улыбыз шунда. Илдә тизрәк тынычлык урнашсын иде»;

«Ниһаять, бер мәгънәле, чын дөресен әйткән, йөрәккә үтеп керә торган сүзләр. Амин, шулай булсын, Фирдүс»;

«Аллаһы Тәгалә тыныч, бәрәкәтле еллар насыйп итсә иде»;

«Бу хәлләргә нокта куелсын. Балалар йортларына исән-сау әйләнеп кайтсын», – дип, аның теләкләренә башкалар да кушылган. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100