Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның җырын тыңлагач, балалары да елый

Җырчы нәни улы белән төшерелгән видеоларны күрсәтеп, тамашачыларын сөендереп тора.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевның җырын тыңлагач, балалары да елый
Рамил Гали

«Куян блогерым минем җырымны тыңлап күңелсезләнеп утыра», — дип яза ул чираттагы видео янына.

Кадрларда нәни Кәрим еламсырап утыра. Ул смартфонда әтисенең җырын тыңлый икән.

Фирдүс баланы юата, «Улым, елама, карама. Башканы кара, улым», — ди. Кәрим барыбер шул видеоны карый, үзе күзләрен мөлдерәтеп әтисенә дә күз сала. Аннары җайлый торгач, Кәрим башка видеога күчә.

Инстачылар да Кәримне юатырга керешкән. «Әнисенә охшаган, йомшак күңелле. Яратам мин аны, мөлаем, йомшак итеп сөйләшә, тыныч, сабыр. Фирдүс, син үзеңә бик акыллы иптәш сайлагансың», «Сабый да аңлый моңсу җыр икәнен», «И, бәгырь, күз тидермәсеннән», «Гел елмаеп торган Кәримгә ни булган», — диләр.

Киңәш бирүче дә табылган. «Китап бирегез, еламас», — дип язган бер инстачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100