Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның йортын тычканнар баскан

Тычканнар Фирдүскә «концерт» куя башлаган.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевның йортын тычканнар баскан
«Татар-информ» архивы

«Чабалар. Үзем концерт куеп кайтам бит инде, арып кайтам. Төнлә йоклап булмый, алар концерт куялар. Сез тычканнарга каршы ничек көрәшәсез?» — дип сорый җырчы.

Җырчы йорт чормасында тычканнарны «тоту» өчен келәй һәм таблетка куеп йөри. Җырчының виртуаль дуслары хатасын төзәткән: «Келәй катыргыга сеңә, пыялага куярга кирәк».

Инстачыларның бер төркеме җырчының хәленә кереп, киңәшләр язган. Яшел һәм кызыл бодай бөртеге, мармелад, кызыл борыч, цементка он кушылган масса, каен дегете, капкын кулланыгыз, дигән алар. 2Әмма агу куя күрмә, качып үләләр, исенә чыдар хәл булмый», — дип кайгыртканнар.

«Ис чыгармыйча гына киптертә торган дару да бар», — дигән берсе.

«Алып ат ул җылыта торган материалларыңны, элеккечә туфрак җәй», — дип киңәш биргән берәү.

Иң яхшы киңәшләрнең берсе мәче алу һәм ультратавышлы куркыта торган җайланма кую булган.

Ә икенче төркем инстачылар шаярткан:

«Фирдүс абыйның тычканнары да концерт куя, шәп»;

«Тямайның җырын куя торган идек инде, тавышын катырак ачып»;

«Мишәрләр вперёд», дип кычкыр».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100