news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның «Яралардан җанны арала» дип аталган яңа җыры чыккан

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова Фирдүскә: «Бер ишек ябылса, икенчесе ачыла, шул инде ул», - дип язган.

news_top
Фирдүс Тямаевның «Яралардан җанны арала»  дип аталган яңа җыры чыккан

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның «Яралардан җанны арала» дип аталган яңа җыры чыккан. Бу хакта ул үзенең Инстаграм челтәрендә хәбәр итте.

«Ничек, дип сорамыйм. Кемгә ошый, тыңлагыз», — дип язган җырчы.

Җырның бер өлешендә исә мондый сүзләр бар: «Вакыт дәва, диләр. Дәваламый. Күңелемне беркем аңлый алмый. Ә син мине бүген аңларсыңмы, яралаган җанны ялгарсыңмы? Сыныйсыңмы мине, сыныйсыңмы? Түзәлерме диеп уйлыйсыңмы? Беләсең бит инде үз-үземә бирешергә юллар куймасымны».

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова бу пост астында комментарий калдырган. «Шәп җыр язгансың. Бер ишек ябылса, икенчесе ачыла, шул инде ул», — дигән ул.

«Сез үзегезне бетермәгез. Нервларны сакларга кирәк. Аларның сезгә тешләре үтми! Сезне халык ярата! Иң мөһиме — күпчелек халык. Аңлыйм, авыр күтәрергә, ләкин бирешмәгез. Сез гаиләгезгә, сезне яратып тыңлаучы тамашачыларга кирәк», — дип язучы да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар