Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевны "ураза аенда тозсыз сүз сөйли" дип гаеплиләр - видео

Фирдүс Тямаевны "ураза аенда тозсыз сүз сөйли" дип гаеплиләр - видео

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевны "ураза аенда тозсыз сүз сөйли" дип гаеплиләр - видео
Фирдүс Тямаев инстаграмдагы дусларына авыл йомыркасы тәкъдим итә. "Дуслар, авыл күкәе сатыла, бер данәсе 7 сум. Мөрәҗәгать итә аласыз", дип язган ул видео янына.

Видео кадрларында Фирдүс үзе һәм тагын бер егете сурәтләнгән. Багажникта бер тартма йомырка күренә. Фирдүс исә көлә-көлә рекламалый. "Сәлам, дуслар. Күкәй сатабыз. Чын авыл күкәе. Җиде сумнан", - ди җырчы. Үзе тыела алмыйча көлә. 

Фирдүснең дусты Булат исә сатарга җыенмавын да әйтә. Тик Фирдүс инде кызып китеп, йомырканы рекламалавын дәвам итә. "Кыскасы, йөз күкәй, бер данәсе җиде сум. Күкәйләре чиста, натуральный", - дип кабатлый.

Инстачылар 200дән артык комментарий язган. "Рәхмәт. Әле артистлар биодобавка, чүпрәк кенә сата иде. Менә күкәй сатучы юк иде әле", "Автограф куеп, уннан сатыгыз", дип язалар.

"Фирдүс, улым. Мин сине хөрмәт итәм. Алай тозсыз сүзләр сөйләмә. Сиңа килешми. Ураза аенда", "Бер дә матур түгел", дип тәнкыйтьләп тә әйткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100