Фирдүс Тямаевның улы чанага утырып гармун уйнап йөри - видео
Фирдүс үзе нәни улы Кәримгә кушылып җырлый.

Видеода «Әй, улым, кая киттең соң? Ә икенчене җырлыйм мыни?» — дип шаярта Фирдүс. Үзе улы уйнаган «көй» гә кушылып җырлап та ала.
«Чана тагып, гармун уйнап, кәләш алырга киттем», - дип язган җырчы видео янына.
«Болай булса киләсе елларда өйләндереп тә булыр», дип шаярткан берәү.
Җырчының виртуаль дусларының бер өлеше нәни Кәримгә күз тия дип борчыла, икенчеләр гармун белән кызыксына. Алар «каян алдыгыз», «кыйммәтме» кебек сораулар язып калдырган.
«Кәримчик гармунны тота белә бит, уйнарга да өйрәнеп китәр әле, бигрәк кечкенэ шул»;
«Вәт ичмасам, безнеңчә була бу, чын татарча. Уңышлар сезгә. Гаиләгезне яратам»;
«Оста гармунчы булыр бу балакай»;
«Ялындыра торган гармунчы булыр ахры»;
«Булачак композитор, сезне дә уздырыр»;
«Бөек артист була бу бала»;
«Артисттан артист туа инде»;
«Әле үк булдырып уйный. Нотасын нотага китереп»;
«Сабый, әтисен җырлата бит, җаным»;
«Киләчәктә артист булачак. Тәрбияле артист булса ярар иде»;
«Җимеш, Алла биргән. Малай да әтисеннән ерак китмәгән»;
«Гастрольгә китте ташбаш, әтидән калышмыйм, ди», дип комментарийлар калдырган Фирдүснең Инстаграм аккаунтын күзәтеп баручылар.