Фирдүс Тямаевның ролигы хакында: "Махсус провокация ясыйлармы, эшләре юкмы?"
Фирдүс Тямаевның ролигы хакында: "Махсус провокация ясыйлармы, эшләре юкмы?"
Фирдүс Тямаев "Яшәп калыйк" дигән җырының видеоролигын элгән. Укучыларның берсе "Яңа җырлар уйла инде, болары картайдылар" дип язган. "Бу җырлар мәңгелек!" - дип язган Тямаев.
"Гел фонограммага җырлыйсызмы?"
"Кырып ат сакалыңны, бабай булгач өлгерерсең, килешми".
"Чирлисезме әллә, тавышыгыз тонык?"
"Халык бәрәңге ала".
"Кемдер сакал яза, кемдер бәрәңге, әле җыр картайган, махсус провокация ясыйлармы, эшләре юкмы? Артистларга сабырлык телим!" - дип язган бер укучы.