Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның әнисенә операция ясаганнар

Фирдүс Тямаев әнисенә малларны бетерергә тәкъдим иткән.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевның әнисенә операция ясаганнар
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаевның әнисе күзенә операция ясаткан.

«Әни белән операциягә чиратлап йөрибез. Аллаһга шөкер, бар да әйбәт. Миндә яңа аяк, әнидә яңа күзләр», — дигән ул инстаграмда.

Җырчы әнисен хастаханәдән каршы алган. Галия апа күзендәге птеригиум дигән чирдән интеккән икән. «Табиб гарантия бирмәде, әле тагын үсәргә мөмкин диде», — ди әнисе борчылып.

«Малларны бетерерсең инде, әни. Тагын җидене алып кайткансың бит», — ди Тямаев.

«Кит әле. Мал караганга түгел, кино караганга чыккан ул», — дип елмая әнисе. (Фирдүс Тямаевның әнисе Галия ханым күпләп эре мал тота, кош-кортлар үстерә).

«Яныгызда шундый улыгыз булганда тереләсез дә, яшисез дә әле»

«Исән-имин булыгыз. Шулай бер-бер артлы булып ала инде ул. Алдагы тормышыгызда сау-сәламәт яшәргә язсын»;

«Җаным, арты хәерле булсын. Әйбәт кешеләрнең барысы да әйбәт булырга тиеш. Ходай беркемне дә дөнья яктылыгыннан аермасын»;

Эшләп үзен бетерә апа, бик дөрес, кыскартыгыз ул хайваннарны», — дигәннәр.

Фирдүс әнисенә бәлеш пешереп, мунча ягып куюлары турында әйтә. Ә инстачылар Галия апаны: «Операциядән соң мунча ярамый», — дип кисәткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100