news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевны медаль белән бүләкләделәр

Җырчы бүләкләү мизгелләреннән видео куйган.

news_top
Фирдүс Тямаевны медаль белән бүләкләделәр
Фирдүс Тямаевның Инстаграм акаунтыннан

«ТАССР ның 100 еллык юбилей хөрмәтенә мине дә бүләкләделәр! Рәхмәт сезгә!» — дип сөенече белән уртаклаша ул Инстаграм битендә. «Котлыйбыз! Син лаек!» — дип язган җырчы Салават Миңнеханов.

«Молодецка», — дип комментарий калдырган җырчы Илсөя Бәдретдинова.

Кайбер инстачыларны Фирдүснең бүләк алуы аптырашта калдырган.

«Такмак җырлаганга зур бүләк», «Сиңа шәхсән нәрсә өчен?» — дип язган алар.

«Синең эчең пошамы әллә? Кара чәй эч, юкка башың авыртмасын», - дип киңәш биргән Фирдүс Тямаев.

«Бүләк алдым дип, масая күрмә, котлыйм!», «Синнән бүген онлайн концерт», «Тәбриклибез, уңышлар», — дип котлаганнар җырчының тугры тамашачылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар