Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевны Марат Галимовның хатыны нәрсә өчен ачуланган?

Җырчы Марат Галимовка кунакка килгән, ләкин аның хатыны Линара Батталованың ачуын чыгарган.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевны Марат Галимовның хатыны нәрсә өчен ачуланган?
Владимир Васильев

Фирдүс Тямаев инстаграмга яңа видео урнаштырган. Җырчы урамда Ришат Төхвәтуллин һәм Марат Галимов белән басып тора. «Дусларым Марат һәм Ришатка кунакка килдем. Егетләр, мине алып кереп, берәрегез чәй булса да эчерерсез дигән идем. Булмады. Рәхмәт егетләр, һәрвакыт шундый кунакчыл булып калыгыз», — ди ул. Ул арада тәрәзәдән Марат Галимовның хатыны Линара Батталова күренә. «Әнә, Маратның хатыны тәрәзәдән нәрсәдер мырлап тора. Марат, сиңа Алла ярдәм бирсен инде. Киттем әле мин кайтып, Резедама», — ди Тямай.

Инстачылар шушы кызуда Тямайны кунак итмичә җибәрүләренә аптырый, сәбәбен эзли. «Буш кул белән килгәнсеңдер. Бер торт кыстырып килсәң, кунак итми җибәрмәсләр иде»;

«Маратның хатыны мырламагандыр, чәйгә чакыргандыр, ә сез ишетмисез», — дигәннәр.

«Белмим, ышанасы килми синең чәй эчми китүеңә. Бәреп кереп, талап эчеп чыгарсың син», — дигәннәр.

Бу видеоны инстаграмнан Линара үзе дә күреп алган. «Ах син, хайван, бер чәйнек чәйне эчеп бетердең бит. Аның өстенә велосипедың белән бөтен коридорны таптадың», — дип җавап язган Фирдүскә Линара, шаяртып.

Инстачыларның кәефе күтәрелгән. «Менә инде, ә без синең кунакка килеп, ач кайтуыңа ышана яздык»; «Тотылдың бит, малай», — дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100