Фирдүс Тямаевның концертында - «эротика»
Фирдүс Тямаевның Екатеринбург шәһәрендә узган концертында сәхнәгә үзенчәлекле итеп киенгән Кар кызы чыккан!
![Фирдүс Тямаевның концертында - «эротика»](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/12/25/295caacd237ef730f5dccb2b57023aa4fddacb6d7d2ecf3e045fc2aae859.jpg)
Кар кызын күргәч, Фирдүс җырлаган җиреннән көлеп җибәрә. Көлмәслек тә түгел, Кар кызы итәген кияргә оныткан бугай?! Фирдүс үзе дә: "Монда полная эротика!" - ди. Интернеттагы төрле, шул исәптән тискәре фикерләргә Фирдүс болай җавап биргән:
"Акыллы кешеләр! Башта тере тавышны фонограммадан аерырга өйрәнегез! Икенчедән, бу мөлаем ханым концертка ял итәргә килгән. Ул минем төркемгә бүләкләр тапшырды һәм барыбызның да кәефен күтәрде! Иң кызыгы шул: аңа 60 яшь! Дәшми генә көнләшегез!" - дип язган Фирдүс Тямаев.