Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның «Кешеләргә ышанасы килә» клибы

Җыр башында Фирдүс Тямаев дусларга, туганнарга, терәлеп торган күршеләргә, гаиләмә, классташларыма ышанасым килә ди.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевның «Кешеләргә ышанасы килә» клибы
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Уoutube каналында «Кешеләргә ышанасы килә» клибы бар. Җыр башында ук популяр җырчы уйландыра торган сүзләр әйтә. «Дусларга ышанасы килә, ышанасы килә туганнарга, терәлеп торган күршеләргә, гаиләмә ышанасы килә, классташларыма ышанасым килә», ди ул. «Беләсезме, бер-береңә ышанып яшәгәндә генә, яшәү рәхәт, күңелле. Кадерле тамашачым, ишетәсезме, ә мин сезгә ышанам», дип мөрәҗәгать итә ул тамашачысына.

Әлеге җыр баштарак җырчының Инстаграмм сәхифәсендә дә чыккан иде. Җыр чыгуга, аның иҗатын яратучылар комментарийлар да калдырган.

«Бу чынбарлык җыры, бүгенге тормыш җыры. Шәп!»;

«Фирдүс красава. Тавышың — ут! Шерпотребларны тыңлама»;

«Афәрин, Фирдүс, җырларың мәгънәле синең. Иҗади уңышлар үзеңә»;

«Түземлек сезгә, Фирдус! Җырларыгыз искиткеч, үзегез дә бик SUPER BOY. Сәламәтлек сезгә! Шат яшәгез!»;

«Кайдан уйлап чыгарасыз сез бу җырларны, шундый дөрес, йөрәккә үтеп керердәй, искиткеч», дип язучылар да булган.

Шулай ук. «Ышанасы килә дә бит, Карурманга кереп адашырбыз дип куркыта. Ярый ла адашып кына калсаң. Эх, кайчакта якыннарыңа да ышанып булмый шул. Авыз эчендәге тешләр дә телне тешли», дип үз кичерешләре белән уртаклашучылар да табылган.


Кешеләргә ышанасы килә,

Бушанасы килә күңелнең.

Ышанычым аклар дустым булчы,

Йолдызы бул күңел күгемнең.

Кушымта:

Кешеләргә ачыласы килә,

Ачылмаммы икән соңыннан.

Йөрәгеңне ачар кешенен дә,

Күңелләре кайчак кара урман.


Кешеләргә сыенасы килә,

Суынасы килми хисләрнең.

Күңел күгем әгәр бик буш калса,

Йолдызларым сүнсә нишләрмен.

Кушымта:

Кешеләргә ачыласы килә,

Ачылмаммы икән соңыннан.

Йөрәгеңне ачар кешенен дә,

Күңелләре кайчак кара урман.


Кешеләргә таянасы килә,

Таякланган чакта юлларым.

Йолдызым бул кара төннәремдә,

Өметләрем булсын нурларың.

Кушымта:

Кешеләргә ачыласы килә,

Ачылмаммы икән соңыннан.

Йөрәгеңне ачар кешенен дә,

Күңелләре кайчак кара урман.

Ышанасы килә дуслар, әй, ышанасы килә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100