Фирдүс Тямаевның кече улы акча эшли башлаган
Инстачылар ата белән улның сөйләшүенә мөкиббән киткән.
Фирдүс Тямаевның кечкенә улы банкир булып «эшли» башлаган. Ул уенчык банкоматка акча тутырып утыра.
«Улым, нишлисең?» — дип сорый Фирдүс. «Эшлим», — дип җавап бирә нәни Кәрим. «Банкир булып эшлим», - дип әйт ди әнисе.
Әтисе улыннан акча да сорап карый, ләкин улы бирми.
Инстачылар җырчының улы белән матур сөйләшүенә мөкиббән булуларын язган. Алар шулай ук Кәрим белән килешә — «акчаны кешегә таратсаң, чын бизнесмен булып булмый», дип комментарий калдырганнар.
«Акчада микроблар, балаларга тоттырмагыз», дип тә язган берәү.